Тылсымлы пушкин илендә: әкият серләре (6+)

10 февральдә, Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көнендә, 10 нчы санлы китапханә балаларны шагыйрь иҗаты буенча әдәби табышмак-сәгатькә чакырды.

Пушкин..
10ф. «Реставраторы»
10ф.В волшебной пушкинской стране
10ф.«Сказочное домино»
10ф. КВ

Чараның беренче өлеше бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләүгә багышланды. Алга таба уен-ярыш тәкъдим ителде. «Алтын әтәч» һәм «Алтын балык» дип исемләнгән ике командага бүленеп, балалар А.С. Пушкинның әкият дөньясына юл тотты. Бишенче сыйныфлылар «Сүзләр буенча әкиятне таны», «Серле хат», «Әкияти домино», «Виртуаль башваткыч» кебек төрледән-төрле бәйгеләрдә актив катнашты. «Тылсымлы капчык» уенында капчыктан әйберләр тартып чыгардылар һәм аларның кайсы әкияттән икәнен белергә тиеш булдылар; «Реставрацияләүчеләр» уенында өлешләргә бүлгәләнгән әкият иллюстрацияcен җыйдылар һәм аның исемен атадылар. Яшь китап сөючеләр, «Укымышлы Мәче табышмаклары» викторинасы сорауларына җавап биреп, язучының әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: